Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Хокук бозучыга административ штраф салына

Ел башыннан “укылмаган” машина номерлары белән йөрүче ике шофер тоткарланды.

“Автомобильне теркәү билгеләре һәрвакыт чиста булырга һәм укылырга тиеш, чөнки бу машинаның төзеклеген аңлата. Ел башыннан “укылмаган” машина номерлары белән йөрүче ике шофер тоткарланды. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсе 2 өлеше буенча әлеге төр хокук бозучыга 5000 сум күләмендә административ штраф салына яки шофер транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер айдан өч айга кадәр мәхрүм ителә. Алда әйтеп үтелгән очракта ике шоферга да административ беркетмәләр төзелеп, 5 мең сум күләмендә штрафка тартылдылар”, – дип хәбәр итә ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Фото - "Татар-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев