Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Урлашу очраклары арткан

Узган ел районда 87 урлашу очрагы теркәлгән.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге узган елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты. 2023 елда район эчке эшләр бүлегендә төп эш министрлык тарафыннан күрсәтелгән юнәлешләрдә кимчелекләрне бетерүгә юнәлтелгән. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров белән 2023 елда башкарылган эшләр хакында сөйләштек.

– Альберт Әсхәтович, 2023 ел нәтиҗәләре нигезендә районда оператив хәл ничек бәяләнә?

– 2023 елда районда җинаять очраклары арткан. 2022 елда районда 126 җинаять теркәлгән булса, 2023 елда аларның саны 144кә җиткән. Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салуга бәйле җинаятьләр саны дүрткә артты, шуларның икесе үлем белән тәмамланды. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итү, юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле җинаятьләр саны кимеми. Мондый төр җинаятьләр – 11. Шулай да җинаятьләрнең күпчелеге милеккә бәйле, аларның саны 87гә җитте.

– Милеккә бәйле җинаятьләр дигәндә, урлашу очраклары күздә тотыламы?

– Әйе, шулай да милеккә бәйле җинаятьләрнең төп өлешен дистанцион юл белән банк счетларыннан урлашулар тәшкил итә. Мондый төр җинаятьләр саны – 22гә, мошенниклык фактлары 33кә җитте, шуларның 31е кәрәзле элемтә һәм интернет челтәрен кулланып кылынган. Элегрәк җинаятьчеләр күбрәк өлкән буын кешеләрен алдаса, хәзер зыян күрүчеләр арасында төрле яшь категорияләре бар. Зыян күрүчеләрнең кырыкалдарларга күчергән акча күләме дә арта бара. Мәсәлән, бер райондашыбызга ниндидер компаниядә акча эшләргә тәкъдим иткәннәр, шул рәвешле ул мошенниклар кармагына эләккән. Инвестиция кертәм дип зыян күрүче 2 миллион сум акчасыннан колак каккан. Икенче бер очракта зыян күргән райондашыбыз, “законсыз төстә кредит рәсмиләштерүдән котылам” дип, 630 мең сум акчасын югалткан. Узган ел 64 IT-җинаять (айти-җинаять) теркәлде, шуларның 31е – мошенниклык, 22се банк счетлары белән бәйле. 26 җинаять буенча тикшерү эшләре судка юлланды. Әлеге юнәлештә Мөслим районы унтугыз бүлек арасында өченче урынны алды. Бу төр җинаятьләрне ачу шактый катлаулы, аларны тикшерү өчен күп вакыт һәм нәтиҗәле эшчәнлек таләп ителә, чөнки, кагыйдә буларак, урланган акчаларны счеттан счетка берничә тапкыр күчерәләр.

Фәридә Гайнетдинова

Фото – район  хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев