“Тоннель” операциясе нәтиҗәләре
Иминлек

“Тоннель” операциясе нәтиҗәләре

30 ноябрьдә районда «Тоннель» операциясе узды

Ай саен районда “Тоннель” операциясе уза. 30 ноябрь көнне үткәрелгән массакүләм тикшерү вакытында ДАИ хезмәткәрләре биш шоферның иминлек каешын эләктермәвен, өч шоферның балаларны махсус урындыктан башка йөртүен, тагын бер райондашыбызның төзек булмаган транспорт белән идарә итүен ачыкланган. “Тикшерү вакытында бер исерек шофер тоткарланды. Юл аша дөрес чыкмаган ике мәктәп укучысына карточкалар тутырылып, алар укыган мәктәпкә җибәрелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Фото - ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев