Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Террорчылыкка каршы комиссиянең утырышы узды

Барлык каралган мәсьәләләр буенча комиссия карарлар кабул итте.

Район хакимиятенең актлар залында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Җыелышта балаларның җәйге чорда сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында иминлек буенча күрелергә тиешле чаралар турында да сүз булды.

Сабантуйда иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре буенча полиция, янгын сүндерү хезмәте вәкилләре чыгышлары тыңланды. Милли бәйрәмдә җәмәгать тәртибен саклауга район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергә шәхси сак предприятиеләре вәкилләре дә җәлеп ителәчәк.
Бәйрәмдә алкоголь продукциясе белән сату итү, чараны квадрокоптерлардан фотога һәм видеога төшерү тыела. Янгын сүндерү һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы урнашкан урыннар билгеләнгән. Комиссия рәисе, район башлыгы Альберт Хуҗин Сабантуйны имин уздыру өчен барысын да эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча комиссия карарлар кабул итте.

 Лилия Шәймиева фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев