Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Профилактик операция

8 августтан 24 августка кадәр “Каршы як полоса” профилактик операциясе уза.

Кагыйдә бозып, каршы як полосага чыгу аркасында республикада 7 ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 194  очрагы теркәлгән. Аларда 63 кеше һәлак булган, 317се авыр тән җәрәхәтләре алган.  Ел башыннан җирлегебездә каршы як полосага чыгу сәбәпле бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Авариядә 5 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Шуларның берсе - 7 яшьлек бала. Сабый бүгенге көнгә кадәр ясалма комада.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 18 августтан 24 августка кадәр “Каршы як полоса” профилактик операциясе уза. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләргә 5 мең сум штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев