Иминлек

Мошенниклардан сак булыгыз

Җирлегебездә өч мошенниклык очрагы теркәлде.

Ел башыннан җирлегебездә өч мошенниклык очрагы теркәлде. Соңгысында 2001 елгы райондашыбыз тузансуырткыч алырга теләп, интернет аша тапкан кибеткә 18 мең сум акча күчерә. Сатучыларның “юкка чыгуын” күргәч, алданганын аңлый. “Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Быел узган елгы ике мошенниклык очрагы буенча гаепле затларны ачыклауга ирештек”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото https://ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев