Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Машинаң парковкадамы?

21 февраль көнне кич янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә рейдка чыкты. Рейд барышында күпфатирлы йорт ишегалларындагы машиналар тикшерелде һәм биш шоферга административ беркетмә төзелде.

– Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре чакыру буенча килгәндә еш кына бер үк проблема белән очраша – шәхси машиналар юлда калу сәбәпле, күпфатирлы йортлар янына үтеп булмый. Күпфатирлы йорт ишегалдына куелган автомобильләр арасында йөк машиналары, автобуслар да була. Алар юлның күп өлешен ала һәм хәрәкәткә комачаулый.
Күпфатирлы йорт ишегалдына машиналар кую катгый тыела, чөнки ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары үтә алмый, – ди янгын сүндерү хезмәтендә эшләүче Илназ Әхмәдуллин.
Районда бүген 9 меңгә якын машина исәпләнә. Тик ашыгыч хезмәтләргә комачауламас өчен бинага керү юлында киртәләр булырга тиеш түгел. – Күпфатирлы һәр йорт янында машина кую урыны булган килеш кайберәүләр транспортын ишегалдында калдыра. Хәрәкәтне тоткарлаган, ашыгыч хезмәтләргә керү юлын каплаган машина хуҗаларына РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.19 маддәсе 1 бүлеге буенча җәза билгеләнә. Минималь штраф күләме – 500 сум, – ди районның ДАИ җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Феликс Мәгъданов.

– Элек шоферлар машиналарын йорт алдына терәп диярлек куя, тәрәзә каршына туктаган машинадан төне буе музыка яңгырый иде. Күпфатирлы йорт ишегалдына керү юлын тарайтмасалар, шлагбаумнар, юл кырыена бордюрлар куелмаса, шоферлар бүген дә шулай йөрер иде. Дөрес, машиналары белән подъезд алдына килеп туктаучылар хәзер дә бар. Артык адым ясарга да иренәләр!
Аннары сәламәтлеккә зарланалар, – ди райондашыбыз Фәйрүзә Исламова.
Кооператив урамындагы 170б йортында гомер итүчеләрнең шактые машиналарын йорт янына куя. Җәй көне бордюрлар комачау итсә дә, кыш көне кар катламы астында калган киртәләр шоферларга проблема тудырмый.
Машина белән тротуарны, яшел зонаны таптауларын күпчелек аңламый. Элекке проектлар буенча төзелгән йортлар ишегалдында парковка ясау авыр булса да, район җитәкчелеге халыкка уңайлы булсын дип тырыша. Сүз дә юк, машиналар күбәйгән саен парковка урыннарын да арттыру мөһим. Тик шәһәрдәге кебек машина куярга урын эзләп йөргән юк. Ашыгыч хезмәтләргә авырлык тудырмыйк әле.

Лилия Шәймиева

Илназ Әхмәдуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев