Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Күрәчәк итмәсен!

Мәскәүдә булган террорлык акты уяулыкны югалтырга ярамаганлыгын тагын бер кат искәртте.

Террорга каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышы үтте. Сүз җирлегебездә иминлекне тәэмин итү турында барды. Шул максаттан район башлыгы социаль объектларда пропуск режимын көчәйтергә, тирә-юнебезгә игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.

Социаль объектларда, җәмәгать урыннарында, кибетләрдә видеокамералар куелган. Мәгариф объектларында сак хезмәткәрләре эшли. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары шомлы хәбәр төймәләре (КТС) белән тәэмин ителгән. Мондый төймәләр сәүдә үзәкләренә дә куелган. Ул-бу була калса, төймәгә басу белән эчке эшләр бүлегенә хәбәр килә.

Социаль объектларда, оешма-предприятиеләрдә эвакуация схемалары булу, хезмәткәрләрнең бинага запас керү юлларын белүе шарт. Көтелмәгән хәл булганда иң мөһиме – югалып калмау, паникага бирелмәү, теоретик белемне гамәлдә куллана белү. Уку-өйрәнүләр дә шул максаттан үткәрелә.

Район башлыгы Альберт Хуҗин иминлек таләпләрен төгәл үтәргә чакырды. Прокурор Данис Әхмәтҗанов халыкның тормышы, сәламәтлеге өчен җаваплылык һәм чит ил гражданнарына контрольне көчәйтү кирәклеге турында искәртте.

Римма Афзалова 

Фото - администрациянең матбугат хезмәтеннән

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев