Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кагыйдәләрне үтәргә кирәк!

Быел районда 161 юлтранспорт фаҗигасе теркәлгән, шуларның тугызы – кеше сәламәтлегенә зыян килү белән бәйле. Юл-транспорт фаҗигаләрендә дүрт кеше һәлак булган, 17 кеше тән җәрәхәтләре алган.


Видеорежимда юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе утырышы үтте. “Республиканың 21 районында юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны арту күзәтелә. Юл һәлакәтләре, нигездә, югары тизлек, кагыйдәләрне үтәмәү белән бәйле”, – ди комиссия рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров.
Кышкы чорда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 2023 елда урам-юл челтәрен карап тоту өчен контрактлар төзү турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.
Видеоконференциядән соң утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан юллар өчен җаваплы службаларга юллар торышын даими контрольдә тоту кирәклеген билгеләп үтте.
– Мәктәп һәм пассажир автобуслары, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары һәм башка махсус техника өзлексез йөрсен өчен юллар чиста булырга тиеш. Халыкка һава шартлары үзгәрү һәм юллар торышына бәйле вәзгыять турында хәбәр итеп торырга кирәк. Юллардагы вәзгыять – көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе, – диде Ирек Салихҗанов.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-транспорт фаҗигаләрендә зыян күрүчеләр саны арткан. ДАИ инспекторлары, үлемгә китерүче сәбәпләр дип, юл чатын үтү кагыйдәсен бозу, метеорологик шартларга игътибар итмәүне күрсәтә.

– Районда 16 яшькәчә балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булды, аларда өч бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә профилактик эш алып барыла, әмма бу эшне тагын да җанландырырга кирәк, дип уйлыйм. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белеп үсәргә тиеш. Әти-әниләргә балаларны автокреслода йөртергә кирәк. Сәфәрләрне һава шартларына карап планлаштыру мөһим, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Машина йөртүчеләр үз тормышлары өчен генә түгел, пассажирларның гомере өчен дә җаваплы булуларын онытмасын иде. Җәяүлеләргә дә юлны тиешле урында чыгарга һәм игътибарлы булырга кирәк. Кагыйдәләр катлаулы түгел. Аларны үтәмәү аянычлы хәлләргә китерә.

Лилия Шәймиева

Феликс Мәгъдәнов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев