Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Игътибар: балалар!” профилактик акциясе старт алды

Әлеге акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү.

Республикада “Игътибар: балалар!” профилактик акциясе старт алды. Әлеге акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү.

“Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар контрольгә алыначак. Юлны светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк”, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак.

Агымдагы елның 7 аенда республикада балалар катнашында 245 юл фаҗигасе булган, аларда 7 баланың гомере өзелгән, 258 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев