“Игътибар, балалар!” профилактик операциясе старт ала
Иминлек

“Игътибар, балалар!” профилактик операциясе старт ала

Операция кысаларында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләре дә ачыкланачак.

22 майдан республика буенча “Игътибар, балалар!” профилактик операциясе старт ала. Чара 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк. ”Балалар кечкенәдән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белеп үсәргә тиеш. Әти-әниләр һәм педагоглар балалар белән профилактик эшләр үткәрүгә күбрәк вакыт бирсен иде. Операция барышында шоферларның балаларны машинада махсус креслода йөртүләренә, балаларның юл кагыйдәләрен үтәүләренә аерым игътибар бирәчәкбез., – ди ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Лилия Шәймиева фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев