Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Язгы ташу хәвеф- хәтәрсез узсын

Язгы чорда кар интенсив төстә эри башлагач, уңайсызлыклар барлыкка килә. Җәяүлеләр аяк асты бозлавык булуына, кар сулары җыелып тору сәбәпле урап йөрергә туры килүенә зарлана.

– Язгы ташуга әзерлек, кар сулары агуга тоткарлыклар булмасын өчен былтыр күләмле эшләр башкарылды.
Кооператив урамындагы күпфатирлы 152 йортның подвалына су үтә иде. Сәбәбе – парковкага су җыелып тору. Бу мәсьәлә хәл ителде: парковка янындагы мәйдан күтәртеп эшләнде. Халык күп йөри торган җәмәгать урыннары, социаль әһәмияткә ия объектлар янында дренаж системалары ясалды.
Хастаханә территориясендәге машина кую урыны белән дә проблемалар хәл ителде.
Дренаж системалары район мәдәният йорты, Кооператив урамындагы иске автовокзал территорияләрендә дә эшләнде. Бу урыннарда да су җыелып, җәяүлеләргә дә, шоферларга да кыенлыклар тудыра иде, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Бу көннәрдә Мөслим авыл җирлеге бинасы янындагы парковкага да кар сулары җыела. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе суны суыртып җитешә алмый. Бу аңлашыла да: быел кар күп булды.

- Асфальт җәйгәндә, яңгыр һәм кар сулары агу өчен “слив”лар ясамау бөтен эшләрне юкка чыгара. Уңайсызлыклар тугач, матурлык күзгә күренми башлый, – ди Радик Мөхәмәтов.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев