Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Яшь инспекторлар хәрәкәтенә – 50 ел

Яшь инспекторлар хәрәкәте эшчәнлеге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү белән бәйле.

Яшь инспекторлар хәрәкәте тарихы 1973нче елның 6 мартыннан башлана, алар турында нигезләмә раслана. Хәрәкәтнең төп максаты – балаларга һәм яшүсмерләргә юл йөрү кагыйдәләрен һәм күнекмәләрен өйрәтү, шул рәвешле юл һәлакәтләрен киметү һәм законга буйсынучы гражданнар тәрбияләү. Шунысы сөендерә: бүгенге көндә республикабызда яшь инспекторлар хәрәкәтендә катнашучы балалар саны 19 меңгә якынлаша. 
– Яшь инспекторлар хәрәкәте проектларында теләге булган һәркем катнаша ала. Юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен аңлату өчен балалар белән төрле акцияләргә чыкканда, өлкәннәр кайвакыт аптырашта кала. Алар өчен урамда балалар белән мөһим темаларга әңгәмә кору ят тоела. Игътибар белән тыңлаучылар да, китеп баручылар да бар. Югыйсә акцияләр балаларның һәм өлкәннәрнең дә иминлеген тәэмин итү өчен үткәрелә. Укучылар безнең отрядларда яратып шөгыльләнә, – ди “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдикова.
Районыбызда да яшь инспекторлар отрядына кушылучы укучылар саны көннән-көн арта. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе яшь инспекторлар хәрәкәтенең база мәктәбе булып тора. Юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле күп чаралар шушы мәктәптә үтә. Мәктәп тулысынча җиһазланган. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү җиһазлары, дивар таблицалары, методик пособиеләр - болар барысы да укучыларга юл кагыйдәләре турында белемнәрен арттырырга ярдәм итүче кирәк-яраклар. Күптән түгел мәктәпкә кыйммәтле велотренажер да кайтты. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе дә кыйммәтле бүләкләр ясый, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәнү өчен җиһазлар белән тәэмин итә. 
– Мәктәбебезнең яшь инспекторлар отрядында 15 укучы шөгыльләнә.Отряд эшчәнлеге теорияне өйрәнеп, шул белемне практикада куллануга юнәлгән. Велосипедта фигуралы йөрү, беренче ярдәм күрсәтү, юллар хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белү – без өйрәнгән темаларның иң мөһимнәре, – ди Мөслим урта мәктәбенең яшь инспекторлар отряды җитәкчесе Эльмир Айгильдин.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең яшь инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге буенча конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Мондый бәйгедә аларның беренче ел гына катнашулары түгел. Мәктәпнең яшь ЮИД инспекторлары икенче ел рәттән бәйгенең җиңүчеләре булган. Апрель аенда “Имин көпчәк” конкурсының муниципаль этабы уза. Ярышларга әзерләнү өчен мәктәптә төрле җайланмалар бар. “Беренче ярдәм күрсәтү, белемне  гамәлдә кулланырга өйрәнү өчен манекен юк иде. Тиздән анысы да булачак”, – ди Эльмир Айгильдин.
Укучылар төрле акцияләрдә актив катнаша. Яшь инспекторлар отрядлары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә төрле чаралар үткәрә, тематик сыйныф сәгатьләрендә катнаша. Яшь инспекторлар хәрәкәтендә катнашучы балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белә.

Рәмилә Сәләмова

И.Айгильдин фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев