Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Гомерең кадерлеме?

ДАИ хезмәткәрләре рейдлар барышында иминлек каешларын эләктермәгән машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирә.

11 июльдән 10 августка кадәр республикада “Иминлек каешы” операциясе үтте. Профилактик чара барышында руль артында саклык каешын эләктермәгән өчен 120 райондашыбызга административ беркетмә төзелгән һәм һәркайсына 1000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
– Иминлек каешын чит илдә иминлек өчен эләктерсәләр, бездә, полиция хезмәткәрләреннән куркып, дөресрәге, штрафтан шүрләп эләктерәләр. Рейдлар вакытында да шоферлар, ДАИ инспекторларын күреп, безнең янга килеп җиткәндә генә эләктерә каешларын. Ел башыннан иминлек каешына бәйле 356 административ беркетмә төзелде, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Уйлап карасаң, иминлек каешын эләктереп куюның бер авырлыгы да юк. Утырдың – эләктердең, гадәткә керергә тиеш тә кебек. Тик кайбер шоферлар – онытылып, кайберләре, масаеп, иминлек каешын эләктерми. 
– Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча иминлек каешлары белән җиһазландырылган транспортта йөрүчеләр каешны эләктерергә тиеш. Шофер иминлек каешын эләктермәгән пассажирны йөртергә тиеш түгел. Кагыйдә бозган өчен машина йөртүчеләргә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.6 маддәсе буенча 1000 сум штраф каралган. Пассажирлар өчен штраф 500 сум тәшкил итә. Иминлек каешын эләктермәүчеләр күпчелек эш көннәрендә тоткарлана. Ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә төп игътибар спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә итүчеләрне ачыклауга юнәлтелә, – ди ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
“Иминлек каешы” операциясенең ел дәвамында этаплап үткәрелүе шоферларны тонуста тотарга мөмкинлек бирә”, – ди ДАИ хезмәткәрләре. Шоферлар гадәт буенча иминлек каешын эләктереп йөрергә өйрәнәләр. 
– Профилактик операциянең максаты – фаҗигаләрне һәм алар нәтиҗәсендә барлыкка килүче җәрәхәтләрне киметү, иминлек каешын куллану һәм балалар утыргычларын файдалану кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау. Иминлек каешын эләктерү шоферлар һәм алгы утыргычтагы пассажирлар өчен юл-транспорт фаҗигаләре булганда һәлак булу яки җәрәхәтләр алу ихтималын 50 процентка киметә, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен бу сан 25 процентка тигез. Иминлек каешы транспорт әйләнеп капланганда исән калуны биш тапкыр арттыра, – ди Феликс Мәгъданов.
“Иминлек каешы” операциясе вакытында инспекторлар башка төр кагыйдә бозу очракларын да ачыклаган. Әйтик, иминият кәгазеннән башка йөргән дүрт шоферга, техник яктан төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өч шоферга административ беркетмәләр төзелгән.
– Юлда шикле машина йөртүчегә тап булсагыз, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. 112 яисә 885556-2-42-02 номеры буенча дежур бүлеккә шалтырата аласыз. Райондашларыбыз иминлек мәсьәләсенә битараф булмасын иде! – ди Илнар Гыйздуллин.
Җирлегебездә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең күбесендә шоферлар һәм пассажирларның иминлек каешын эләктермәгән булуы билгеле. Иминлек каешы кеше гомерен саклап калу ихтималын арттыра.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев