ГИБДД хезмәткәрләре катнашында рейд үтте
Иминлек

ГИБДД хезмәткәрләре катнашында рейд үтте

Рейд вакытында 9 берәмлек техника туктатылып тикшерелде.

ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы буенча баш инженер-инспекторы Рәшит Кирамов 14 август көнне ГИБДД хезмәткәрләре катнашында рейд үткәрде.

"Рейд вакытында 9 берәмлек техника туктатылып тикшерелде. Яктырту приборлары төзек булмыйча йөргән өчен 1 физик затка карар чыгарылды", - дип хәбәр итә ул.

Фото - ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы буенча бүлеге архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев