Газ белән сак булыгыз
Иминлек

Газ белән сак булыгыз

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәркемнең төгәл үтәве сорала.

“Кышкы чорда янгыннар саны арта, чөнки җылыту җиһазлары эшли. Ягу сезонында төтен һәм вентиляция каналларын даими тикшереп торырга кирәк. Күпләр газ плитәләрен бүлмә җылыту өчен дә куллана. Бу бик куркыныч! Газ җиһазларын, котел горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, тарту көче булмаган газ җиһазларын кабызу аеруча хәвефле. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәркемнең төгәл үтәве сорала”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

Фото - Freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев