Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Электр үткәргечләрен алыштырып торыгыз

Райондашларыбыз электр үткәргечләрен вакытында алыштырып торсыннар иде.

Быел җирлегебездә 27 янгын очрагы теркәлде. Аларның соңгысы 15 ноябрьдә Баланлы авылында була. Шәхси хуҗалыктагы сарайга ут каба. “Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Райондашларыбыздан электр үткәргечләрен вакытында алыштыруны, электр җиһазларын һәм кәрәзле телефоннарны электр челтәрләрендә калдырмауны сорыйбыз. Башкортостанның Стәрлетамак районы Матвеевка авылында шәхси йорттагы янгында җиде кеше (биш бала һәм ике өлкән кеше) һәлак була. Янгынның сәбәбе ачыклана. Фаҗигагә бәйле рәвештә Мөслим районының күпбалалы гаиләләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү үткәрү планлаштырыла.
Янгын чыкканда, стационар телефоннан – 01, кесә телефоныннан 101 номерын җыярга кирәк. Ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – 112”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев