Иминлек дәресләре
Иминлек

Иминлек дәресләре

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге белгечләре дәрес оештырган.


Түбән Табын интернат-мәктәбендә “Янгын чыккан очракта мәктәптән эвакуацияләнү” темасына иминлек дәресе үтте. Дәресне Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге белгечләре оештырган. Дәрес ахырында укучыларга янгын тематикасы буенча белешмәләр таратылды. Дәрестә 67 укучы һәм интернат-мәктәпнең 36 хезмәткәре катнашты. Мондый дәресләрне районның барлык мәктәпләрендә дә үткәрү планлаштырыла.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев