Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Битараф булмасак иде!

Аварияләрнең гомуми саны кимүгә карамастан, һәлак булучылар саны арта.

Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында да сүз юллардагы иминлек турында булды. Утырышны ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Җыелышта беренче яртыеллык йомгаклары каралды һәм авариялелекне киметү буенча өстәмә чаралар билгеләнде.

ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин беренче яртыеллык өчен юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын тәкъдим итте. Аварияләрнең гомуми саны кимүгә карамастан, һәлак булучылар саны арта. 2024 елның беренче яртыеллыгында 1347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 146 кеше һәлак булган һәм 1656 кеше тән җәрәхәтләре алган. Хәлне яхшырту өчен өстәмә чаралар тәкъдим ителде: смс хәбәр аша юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре турында халыкка хәбәр итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү, югары аварияле районнарда контрольне көчәйтү.

Фото – Татар-информ архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 19 июль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДД