Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Белгечләр киңәше

Машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый.

 

Районның ДАИ хезмәткәрләре кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә. “Урамда һава температурасы 5 градус җылылык сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була. Өстәвенә узган атнада беренче кар төште. Бозлавык хасил булуы бар. Көн суытуга җәйге тәгәрмәчләр катылана, куркынычсызлык ягыннан кышкылары күпкә ышанычлы”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. Машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә йөрү тыела. Көпчәк протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса, юлда иминлек таләпләре үтәлми. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев