Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Банк картасыннан акчасын урлаганнар

Актаныш-Мөслим маршруты буенча машина эзләгән райондашыбыз, шоферга аванс формасында акча күчерергә теләп, ул җибәргән сайтка керә һәм карта номерларын яза

Бер райондашыбызның банк картасыннан 7800 сум акчасын урлаганнар. “Актаныш-Мөслим маршруты буенча машина эзләгән райондашыбыз, шоферга аванс формасында акча күчерергә теләп, ул җибәргән сайтка керә һәм карта номерларын яза. Нәтиҗәдә, барлык акчасыннан колак кага. Мондый алдану очраклары җирлегебездә беренче мәртәбә генә түгел. Банк карталары белән эш иткәндә, уяулыкны югалтырга, карта номерларын чит кешеләргә хәбәр итәргә ярамый. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Таныш булмаган сайтларга кереп, интернет-кибетләрдән әйбер алудан сакланыгыз. Сайттагы кибетләрдән нәрсәдер сатып алган очракта, аерым банк картасы булса, яхшырак”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото - "Татар-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев