“Автобус” операциясе төгәлләнде
Иминлек

“Автобус” операциясе төгәлләнде

Иминлек каешын пассажирлар гына түгел, шоферлар да эләктерергә тиеш.

“Автобус” операциясе төгәлләнде. Профилактик чара барышында 17 автобус тикшерелде: мәктәп һәм пассажир автобусларына игътибар бирелде. Җирлегебездә теркәлгән 34 автобусның 13е балаларны йөртә. “Операция барышында техник яктан төзек булмаган автобус белән рейска чыккан – өч, иминлек каешын эләктермәгән ике автобус шоферына беркетмә төзелде. Иминлек каешын пассажирлар гына түгел, шоферлар да эләктерергә тиеш. Тикшерү вакытында төп игътибар автобусларның техник торышына, ГЛОНАСС системасы, тахографлар белән җиһазлануга бирелде”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото - "Татар-информ" архивыннан

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев