Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

02 хәбәр итә

Мошенниклар аеруча бәйрәм алды көннәре, Яңа ел каникулларында активлаша.

Ел башыннан җирлегебездә 29 мошенниклык очрагы теркәлгән. Мошенниклар салган зыянның гомуми суммасы – 4 миллион сумнан артык. “Кешеләрне алдап, банк карталарыннан акча үзләштергән каракларны ачыклавы бик кыен. Алар Россиянең төрле шәһәрләреннән шалтыраталар, телефон номерлары да башка исемдә була. Бүгенгә 29 мошенниклык очрагының 13е генә ачылды. Калганнары буенча эш бара. Халык уяулыкны югалтмасын иде. Мошенниклар аеруча бәйрәм алды көннәре, Яңа ел каникулларында активлаша. Банк картагызның номерын берәүгә дә хәбәр итмәгез. Исегездә тотыгыз: сезнең исемгә сездән башка беркем дә кредит ала алмый”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев