Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Игелек

Мөслимлеләр чираттагы ярдәм йөген озатты

Райондашларыбызга күрше-тирә район халкы да кушылды.

Мөслимлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы ярдәм йөген озатты.

Райондашларыбызга күрше-тирә район халкы да кушылды. Бу йөктә исемле посылкалар аеруча күп булды.

Район хакимияте һәм халык ярдәме белән автомобильләр, квадрокоптерлар, егетләребезгә кирәк булган башка төр техника алынды. Запас частьлар, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр җыелды. Уңган хуҗабикәләр коры ашлар, консервалар, озак яна торган шырпылар, махсус киемнәр әзерләде, саклагыч сеткалар үрде, укучылар хатлар язды. Булган әйберләрне хисаплап, тәртипләп тутыруда да бик күп кеше катнашты.

📸 Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев