Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты Яңа елны каршылый

Гөлнар Шакирянова интернатка даими ярдәм күрсәтеп торучы иганәчеләргә һәм башка райондашларыбызга тирән рәхмәтен белдерде

Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов өлкәннәрне тәбрикләп, сәламәтлек, бәхетле көннәр теләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова һәм районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина интернат-йортның коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирянова интернатка даими ярдәм күрсәтеп торучы иганәчеләргә һәм башка райондашларыбызга тирән рәхмәтен белдерде.

Интернат-йортның хезмәткәрләре һәм районыбызның волонтерлары, интернат-йортның якын дуслары музыкаль чыгышлар, театральләштерелгән тамаша, уеннар белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза. 

Рәмилә Сәләмова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев