Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Ярдәм йөге юлга кузгалды

Райондашларыбыз махсус хәрби операциядәге егетләргә булышуларын дәвам итәләр

Кичә махсус операциядә хезмәт итүче егетләргә алып бару өчен тагын бер йөк төялде. Бу юлы да волонтер егетләр машиналар, мотоцикллар, порышкалар, суыткычлар, башка бик күп төрле кирәк-ярак, ашамлыклар, адреслы күчтәнәчләр алып баралар. Ярдәм йөген Рушад Рөстәмов җитәкли.

Бүген ярдәм юлга кузгалды. Ярдәмны җыюда “Мөслим янәшә!” волонтерлар хәрәкәте активистлары актив катнашкан. Шулай ук күрше-тирә районнардан: Азнакай, Җәлил, Сарман якларыннан да адреслы күчтәнәчләр һәм егетләр сораган кирәк-яраклар китергәннәр. Җыелган әйберләрне төргәкләүдә авыл халкы, район яшьләре һәм волонтерлар хәрәкәтендә катнашучыларның ярдәме зур булды.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев