Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Игелек

Яңа ел бүләкләре

Үзәкләштерелгән китапханә директоры Айсылу Мадьярова һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Игелек нурлары» дип аталган китапханә клубының яшь волонтерларына - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучыларына Яңа ел бүләкләре тапшырды.

"Алар ел дәвамында буш вакытларында китапханәчеләргә ярдәм итәләр, китапханәнең массакүләм чараларында һәм түгәрәк эшчәнлегендә катнашалар.

Быел бүләкләрне әзерләргә Зөлфия Шәймурзина һәм Рәсүлә Шириева ярдәм итте", - дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.

Фото - үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев