Һәр йөрәктә иярле-йөгәнле ат ята
Шушы көннәрдә “Аргамак” ат спорты комплексына көпчәкле ЮМЗ тракторы кайтты. Аны якташыбыз, “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов бүләк иткән
– Трактор белән юлларны, комплекс территориясен чистарту бик уңайлы. Рафаэль Сөләйманович ат спорты комплексына даими ярдәм итә, без аңа чиксез рәхмәтлебез! Трактор эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк. Райондашыбыз атларны бик ярата! Бирегә килгәч, яннарыннан китә алмый. Атларны кишер, алма, шикәр кебек күчтәнәчләр белән сыйлый, – ди “Аргамак” ат спорты комплексы җитәкчесе Фазаел Вәлиев.
Рафаэль Юнысовны биредә “ат спорты комплексын шефлыкка алган иганәче” дип атыйлар. Атларга ул 3 тонна көрпә китергән. Аны солыга кушып, атларга ботка ясап ашаталар. “Файдасы зур”, – ди комплекс хезмәткәрләре. Рафаэль Юнысовның үз аты да “Аргамак” ат спорты комплексында тәрбияләнә. 3 яшьлек Лексус кушаматлы Орлов токымлы юртак – Россия күләмендә танылган Задорның тае!
“Аргамак” ат спорты комплексы – Мөслимебез горурлыгы. Биредә райондашларыбыз гына түгел, республика кунаклары да экскурсияләргә килә. Комплекста барлыгы 26 ат тәрбияләнә. Шуларның унысы – конкур атлары, тагын унысы – балалар йөри торган атлар, алтысы – юртаклар. Биредә ике тренер эшли, быел Яр Чаллыдан тагын ике кеше эшкә кайткан. Яңа хезмәткәрләр Резеда Шәфыйкова һәм Кирилл Петреченко биредәге мөмкинлекләрнең шәһәрнекеннән калышмавын билгеләп үтте.
– Төзек, уңайлы, эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган җирлеккә эшкә кайтуыбыз белән горурланабыз. Балалар бу җан ияләрен аеруча үз итә. “Аргамак” ат спорты комплексында шөгыльләнүче балалар белән ярышларда катнашабыз. Казанда узган ТР Яшьләр кубогына ярышлар аеруча истә калды. Бәйгедә бик күп регионнардан килгән командалар көч сынашты. Бәйгенең беренче көнендә ук Мөслим данын яклаучы “Аргамак” командасы уңышка иреште. 80 сантиметр биеклегендәге киртәләр аша сикерүдә барлык призлы урыннарны да безнең атлар алды, – ди Кирилл Петреченко.
Узган атнада Суровка авылының “Лидер” спорт комплексында узган ярышларда да “Аргамак” ат спорты мәктәбенең яшь җайдаклары яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. 80 сантиметр биеклегендәге киртәләр куелган дистанцияне уңышлы үтеп, Кипарис кушаматлы ат белән Ульяна Ярославлева икенче урынны яулаган. 70 сантиметрлы киртәләр куелган маршрутта Пушинка кушаматлы аты белән Данис Гәрәев өченче урынга лаек булган. Яшь җайдаклар дистанциясендә 40 сантиметр биеклегендәге каршылыклар куелган дистанциядә аргамаклылар барлык призлы урыннарны да алган.
– “Аргамак” ат спорты комплексыннан кунаклар өзелмәвенә сөенәбез. Атларда йөрергә теләүчеләр дә күп. Балалар атларны аеруча ярата. Мөслим, Рус Шуган мәктәпләрендә укучылар атларга күчтәнәчләр дә алып килә. Күптән түгел бездә Мөслим гимназиясе укучылары кунак булып, атларыбыз белән якыннан танышып, аларның тарихы, токымнары, атларны карау һәм ашату, ат спорты турында кызыклы мәгълүмат алып киттеләр. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар, комплекстан кайткач, атларның рәсемнәрен ясаганнар. Сурәтләрдә үзебезнең атларны танып бик сөендек! – ди Фазаел Вәлиев.
“Аргамак” ат спорты комплексында кунакларга кызыклы экскурсияләр оештырыла. Ат спортының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелә. Атларда йөрү һәркемдә уңай тәэсирләр калдыра.
– Һәр йөрәктә иярле, йөгәнле ат ята, дигән борынгылар. Күңел кайвакыт чабышкы ат кебек ярсый, дулый. Атларны яратмаган, аларга сокланмаган кеше сирәктер. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр дә ат спорты мәктәбендә еш була. Биредә өлкәннәргә анималотерапия – хайваннар белән дәвалау үткәрелә. Хайваннарның кешегә уңай йогынты ясавы күптән дәлилләнгән, алар стрессны, апатияне, борчулы уйларны җиңәргә ярдәм итә. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәр сәфәрдән канәгать булып кайта. Өлкәннәрдә уңай үзгәрешләр күрәбез, күзләре яна, йөзләре җанлана, – ди Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирянова.
Атлар кишер, алма, шикәр, сохари ярата. Тәм-том белән сыйлаганда, атлар әкрен генә кешнәп, пошкырып куя. Маллар да кешеләр кебек: игелекле гамәлләрне сизә һәм үзләренчә рәхмәт белдерә.
Фото – “Аргамак” ат спорт комплексы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев