Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Авыр чакта ярдәм иттеләр

Тормыш бик катлаулы. Арабызда ярдәмгә мохтаҗ, авыр ситуациядә калган кешеләр дә бар

2021 елның декабрь ае Мәлләтамак авылында гомер кичерүче күпбалалы Исламовлар гаиләсенә зур сынау алып килә: гаилә башлыгы юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Алда бик күп планнары, хыяллары була аларның. Илнарның, җиң сызганып, яңа мунча җиткерә торган вакыты. Сөенеп, “тиздән яңа мунча булыр” дип куана-куана эшли гаилә башлыгы. Тик барысы да бер мизгелдә туктап кала.

– Мунчабызның нигезен әзерләп, стенасын күтәреп бетергән идек, ирем һәлакәткә очрады, хәрәкәтсез калды, диярлек. Төзелеш туктап калды. Ишегалдына чыксам да, тәрәзәгә күз салсам да, ярты юлда туктап калган төзелеш җанны әрнетә. Үзем – декрет ялында, тормыш иптәшем очын очка ялгарлык пособие ала, кулда – биш бала! Әйтерсең, тормыш тукталып калды. Нишләргә дә белгән юк. Мин район башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдым. Кабул итү вакытында ситуацияне аңлаттым. Альберт Робертович проблеманы чишү юлын табарга вәгъдә итте. Белүемчә, безнең гозердән соң район башлыгы төрле җирләргә ярдәм сорап хатлар юллаган. Безнең хәлебезне аңлап, райондашыбыз, Елгабаш авылы егете, Алабуганың “Спецстройсервис” төзелеш оешмасы җитәкчесе Рәшит Хәбиров безгә ярдәмгә килде. Барлык төзелеш эшләре дә кыска вакыт эчендә зур төгәллек белән һәм бик сыйфатлы итеп, заманча материаллар белән эшләнде. Мунчаның түбәсе ябылды, барлык тышкы һәм эчке эшләр башкарылды. Рәхәтләнеп мунча кердек. Сөенечебезнең чиге юк. Безгә шушы шатлыкны бүләк иткән район башлыгына, иганәчегә, төзелешне башкаручыларга зур рәхмәт! – ди Гөлчәчәк Исламова.

Гөлчәчәк белән Илнарның гаиләсендә биш бала үсә. Иң өлкәненә – 11, кечкенәсенә – 1 яшь. Гаиләнең шатлыгы эченә сыймавы аңлашыла: иске мунчаны ягып керерлек түгел, төртеп аударсаң гына.

– Җирлектәге “Строймус” оешмасы төзелеш эшләрен бик яхшы башкарды. Барлык чыгымнарны күтәреп, гаиләбезне шатландырганы өчен Рәшит Хәбировны Аллаһ үзе зурласын! Күңел җылысын башкалар белән дә бүлешеп яшәүче, башкалар борчуына битараф булмаган кешеләр арабызда күбрәк булсын иде! – ди Гөлчәчәк.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев