Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Кызу җәй көтәбез

2023 елда 33 янгын теркәлгән, шуларның 15е коры үлән яну һәм чүп яндыру белән бәйле булган.

Урманнарда янгын куркынычы һәм урман культурасы буенча киңәшмә узды.
Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге башлыгы урынбасары Илнар Идиятов билгеләп үткәнчә, быел районда өч янгын теркәлгән. 2023 елда 33 янгын теркәлгән, шуларның 15е коры үлән яну һәм чүп яндыру белән бәйле булган.
Мәлләтамак, Нарат Асты авыллары урман яну куркынычы янаган торак пунктлар исемлегенә кертелгән.
Киңәшмәдә ирекле янгын сүндерү бүлекчәләрендә тәүлек әйләнәсе дежур торучы төркемнәр оештыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Министр урынбасары Илгизәр Зарипов Мөслим районында урман мәйданнарының күп булуын билгеләп үтте, шул сәбәпле урман янгыннары
куркынычы икеләтә арта.

– Районда урманнарның гомуми мәйданы 26099 гектар тәшкил итә. Биредә Мөслим, Яңа Усы, Калинин урманчылыклары урнашкан. Былтыр 56 гектар урман торгызылды, 300 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде. Урман культураларын һәлакәттән саклау максатыннан, 400 гектар мәйданда агротехник чаралар үткәрелде.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев