Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хатларны Мөслим гимназиясеннән язалар

Исәнме, Кыш бабай!

Сиңа Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфында укучы Илдан Муллагалиев хат яза. Мин бик әйбәт малай, тырышып укыйм. Миңа  “4” ле, “5”ле билгеләре куялар. Әнием белән әтием дә бик яхшы кешеләр. Әбием белән бабам да мине бик яраталар. Мин дә аларны юк-бар сорап интектермим. Әле күптән түгел генә алар миңа телефон алып бирделәр. Ләкин телефоным булды дип, мин гел телефон гына уйнап утырмыйм. Китаплар да укыйм, дәресләремә дә әзерләнәм. Менә каникулга чыктык, бабамнарга кунакка килдем дә, чыршы төбендә сиңа хат язып утырам.

Кыш бабай, минем бөтен әйберем дә бар, шулай да син Яңа ел төнендә минем янга буш кул белән килмә. Нәрсәң бар шуны алып кил, яме.

Сине сагынып көтүче  оныгың, Илдан.

28.12.2022.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев