Кыш бабайга хат
Конкурска хатлар килү дәвам итә. Кечкенә укучыларыбызның теләкләрен якыннары җиткерә.
Кыш бабай - суык бабай
Барлыгыңа мин ышанам,
Чөнки син килгәч кенә
Матур бәйрәмнәр башлана.
Кыш бабай - уңган бабай
Быел да киләсеңдер бит?
Һәр елдагы кебек мине
Бүләккә күмәсеңдер бит?
Кыш бабай - акыллы бабай
Быел теләгем сиңа үзгә:
Бетсен иде сугышлар,
Тынычлык кирәк безгә!
Бар кеше бәхетле булсын,
Сәламәт булсын Һәркем.
Шушы теләгемне җиткер
Кыш бабай, һәрбер өйгә!
Абдуллин Ислам исеменнән әбисе Нуруллина Лилия язды
Нет комментариев