Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хатлар килү дәвам итә. Игътибарыгызга чираттагы хатны тәкъдим итәбез.

Бүген почта китерде
Яраткан гәҗитемне
Кыш бабайга хат язарга
Багышладым кичемне.

Берәр бүләк сорыйм диеп
Тотындым хат язарга, 
Гозерләрем барып чыкмый, 
Нәрсә генә сорарга?!

Купшы бүләк кирәк түгел
Еллар имин булсыннар.
Тыныч кына мул тормышта 
Халкым тыныч торсыннар.

Урал тавы бүләк итмә, 
Менә алмам, ул биек.
Бүләк итмә диңгезләрне,
Чыга алмамын йөзеп.

Бер күрешү елга җитә, 
Бер каравың тик көлеп.
Сирәк-мирәк хәл белүең
“Исәнме”, – диеп килеп.

85тә булсам да мин, 
күңелем унсигездә.
Их, биергә! Тик Дусайның
Клубы юк биергә!

Халидә Әхмәтова, Дусай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев