Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хат

Соңгы тапкыр Сиңа мин 1945 нче елның декабрендә хат язган идем.

 

             Хөрмәтле Кыш Бабай! Соңгы тапкыр Сиңа мин  1945 нче елның декабрендә хат язган идем. Әле кичә генә кебек, чыра яктылыгында Сиңа уземнең куңел түрендәге хыялларымны, теләкләремне җиткердем. Рәхмәт Сиңа, безгә, сугыш еллары балаларына,  гомер буе бик мәрхәмәтле булдың! Дөньялар имин, күкләребез тыныч, киләчәктә исән-имин яшәп, сәламәт, матур картлыкны каршы алу иде безнең теләкләрдә. 

            Ул елны, көтеп алынган сугышсыз Яңа ел төнен каршы алганда, без иң бәхетлеләр булдык. Рәхмәт Сиңа, бабакай, гомеребез ниятләгәнчә озын, матур булды. Һәр каршы алган елдан яшәу көче, кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча бүгенге көнгә килеп җиттек. 

            Бүген дә Сиңа, Кыш Бабай, шул ук теләкләрне юллыйсы килә. Мәрхәмәтлелегеңне югалтма, зинһар, дөньяларыбыз имин булсын! Зәңгәр, аяз күкләребез тыныч, якыннарыбыз исән-сау булсыннар иде!

Әйе, безне, ятим җаннарны, җылытып, иркәләп, үз әби-бабалары кебек яратучы, тәрбияләүче Мөслим картлар йортында эшләүче кызларыбызга һәм егетләребезгэ исәнлек-саулык телим! Гөлнар Гарифян кызына изге эшендә яңа уңышлар алып кил. Бабакай, сабырлык һәм сәламәтлек тә өстәсәң әйбәт булыр иде. Алар бит безнең өчен бар вакытларын багышлыйлар, шуңа гомерләрен озын һәм бәхетле итсәң иде.

           Рәхмәт Сиңа, Кыш Бабай, Яңа елны белән гел күп итеп кучтәнәчләр алып килдең. Гомер буе өмет белән яшәп, хыялларымны тормышка ашырдым. Нарасый балачактан, кайнар яшьлектән, зирәк картлыктан “Бар да яхшы булыр”, -  дип Сиңа сәламнәр юллап кала Гайнетдинова Зәйнәп Зәетгәрәй кызы, 90 яшь.

Мөслим картлар һәм инвалидлар йорты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев