Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хат

Кыш бабай, син бигрәк яхшы күңелле, юмарт бабай. Безгә дә бүләкләр алып киләсеңдер бит?

Исәнме, Кыш бабай! Хәлләрең ничек? Авырып китмәгәнсеңдер бит? Берүк үзеңне саклый күр. Без бит сине ел буе сагынып көттек. Без дип, кем булсын, балалар бакчасына йөрүче балалар инде. Әле менә бүген генә тәрбияче апабыз белән синең турында әңгәмә корып алдык. Син хаман да шул озын кызыл туннан йөрисеңме? Модага ияреп кыяфәтеңне үзгәртмәгәнсеңдер бит? Хәер, без сиңа кызыл итекләр бүләк итәр идек. Карасы никтер ошап бетми безгә. Ә таягың, кызыклы уеннар уйната торган теге тылсымлы таягың бар иде бит... сынмадымы әле, урманда яшәүче усал Убырлы урламагандыр бит?
Кыш бабай, Яңа ел бәйрәмнәренә ныклап әзерләндеңме соң? Бездә менә шундый сораулар туды әле. Син ел буе салкын чәй эчеп ял итеп кенә ятасыңмы ул? Тәрәзә пыялаларындагы матур-матур бизәкләрне син ясыйсыңмы? Атларыңны кем ашатып-эчертеп тора? Ни өчен нәкъ менә өч ат җигелгән чанага утырып киләсең? Тукта, тукта, соңгы сорауга җавапны үзебез бирәбез. Сине бит төрле шәһәр-авылларда бик күп балалар көтә. Ул кадәр бүләкне тартып барырга иң елгыр, җитез атлар кирәк шул.
Кыш бабай, син бигрәк яхшы күңелле, юмарт бабай. Безгә дә бүләкләр алып киләсеңдер бит? Ел буе үзебезне яхшы тоттык:талашмадык-сугышмадык, әти-әниләребез, апа-абыйларыбызны тыңладык. Тәртипсез балаларны яратмаганыңны белеп торабыз.
Теләкләребез бик күп шул: пультлы машина, лего, пирамида, бер капчык күчтәнәч, башка бик күп төрле уенчыклар. Әле менә беребез 13 нче айфон турында хыяллана икән. Андый телефонны күргәне дә юк, ләкин шәп икәнен каяндыр ишетеп белә.
И бабакай, бик озак уйладык-бәхәсләштек тә, мондый катлаулы заманда әллә нинди зур бүләкләр сорап тормыйк инде, үскәч үзебез эшләп алырбыз, дигән карарга килдек. Ләкин бүләксез дә булмый. Бәйрәм бит. Без синнән берәр матур һәм кызыклы китап көтеп калабыз. Шуннан да яхшы бүләк булмас. Апабыз белән бергәләп укырбыз.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз, үзебез сәламәт булыйк, дигән изге теләкләр белән Михайловка урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев