Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кыш бабайга хат

Кыш Бабайга хат

Кыш бабайга хатлар килү дәвам итә. Игътибарыгызга Марсель Гыйльфановның хатын тәкъдим итәбез.

    Кыш Бабайга хат

 

Нинди бүләкләр бар микән

Кыш Бабай капчыгыңда?

Яңа елга теләк телим

Иске елда чагында.

 

Узган елда бүләгеңне

Мин инде алган идем,

Чыршы төбенә хат язып

 Быел да салган идем:

 

Иң беренчеләрдән сорыйм

Исәнлек барчабызга.

Яшәүләре рәхәт бары

Якыннар барда гына.

 

Әти-әниләр сау булып,

Балалар шат булсыннар.

Өйләребез җылы-якты

Шатлыкларга тулсыннар.

 

Кунак килгәч хуҗаларның

Ачык булсын йөзләре,

Күрше-күлән, туганнарның

Суынмасын эзләре.

 

Кышкы суыкларда бәсләр

Сарсыннар бар агачны,

Салкын тиюдән сакласын

 Төреп һәр алмагачны.

 

Елгада, күлдә дулкыннар

Бозга каплангач тына.

Чеметеп алсын суыклар

Битне яратып кына.

 

Карлар ятсын болыннарга,

Кырларга юрган булып,

Язын инешләр, елгалар 

Ташысын ярлар тулып.

 

Агачлар яфрак ярсыннар,

Гөлләр чәчәк атсыннар,

Көзен киткән сайрар кошлар

Исән-имин кайтсыннар.

 

Җәй көнендә яңгырлар да

Җылы, кояшлы булсын,

Алма, чия, сливалар,

Болында җиләк уңсын.

 

Көзләр җиткәч җыеп алсак

Кырдан уңган игенне,

Куанырга гына кала,

Тагын ни телим инде?

 

Артык күп акча сорамыйм,

Күп булса ул чир генә.

Сәламәтлекне жәлләмә,

Анысы кирәк менә!

 

Уникедә оныгыңа

Биргәндә дилбегәне,

Кисәт: балалар алсыннар

Тик яхшы билгеләрне.

 

Оныгыңа шуны искәрт

Ышанычны акласын,

Бәлә-каза, афәтләрдән,

Кайгылардан сакласын.

 

Безгә тиешлесен Ходай

Язып куйгандыр алга,

Бабай үзең бирмәсәң дә

Ходай биргәнен алма!!!

 

 

Марсель Гыйльфанов

 

                          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев