Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хат

Кыш бабайга хатлар килү дәвам итә. Игътибарыгызга Актаныш районыннан Руфил Нургалиев хатын тәкъдим итәбез.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай!

Менә ел да киләсең,

Быел ниләр бирәсең?

Күчтәнәчләр сорамыймын,

Сый-хөрмәт табын тулы.

Кыш бабыкай,син җиһанга

Тынычлык китер бу юлы.

Җирдә сугыш бетсен иде –

Минем иң зур теләгем.

Менә шушы булыр иде

Безгә дигән бүләгең.

Аналарның күзләреннән

Таммасын тик яшьләре.

Исән-имин урап кайтсын

Илнең ир-егетләре.

Минем изге теләгемне

Ишет, зинһар, Кыш бабай.

Капчыкка сәламәтлек тә

Салмый калма, син, давай.

Имин еллар килсен, диеп,

Тели җирдә һәр кеше.

Изгелектә булса иде

Адәмнәрнең бар эше!

 

Руфил Нургалиев, Актаныш районы Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев