Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ыкта су коенмагыз!

Мөслимнең Ык елгасы пляжында “Су коену тыела!” дигән аншлаглар урнаштырылды.

Кисәтү элмә такталарын “ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы филиалы үткәргән тикшерүдән соң куярга мәҗбүр булганнар. 
Ник дигәндә, Ык суын лаборатория  шартларында тикшерү уңай нәтиҗәләр бирмәгән. Санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларының артып китүе дәлилләнгән. 
– Гигиена нормативларының артып китүе иминлек күрсәткечләренә туры килми. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан Мөслим пляжында су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштырылды. Матрос егетләр пляжда кизү тора. Кагыйдә бозучыларга штраф салына. Аңлыйбыз, җәйге вакытта суда коенасы килә. Ләкин бу чикләүләр халыкның сәламәтлеген кайгыртып эшләнә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Пляжда су сыйфатына производство контроле алга таба да дәвам итәчәк. Су сыйфатына лаборатор контрольне “ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Чаллы филиалы да планлы тәртиптә дәвам итәчәк.
– Кайберәүләр пляжда гына су керергә ярамый дип уйлый. Гомумән, Ык елгасында, халык яратып су коена торган Бахшай күлендә, Караярда, башка урыннарда су коену тыела. Ык суының лаборатор анализы гомуми суның сыйфатын күрсәтә. Санкцияләнмәгән урыннарда, махсус су коену урыны булмаган җирләрдә су керүчеләр байтак. Мәлләтамак, Сал.Мухан авылы янындагы сулыкларда, Яңа Усы буасында да су коенучылар бихисап. Кеше иминлек кагыйдәләре турында оныта. Алкоголь эчемлекләр кулланып суга керүчеләр дә күренә. Кеше үзенең гомеренә битараф булмасын иде! 
Комлыкларны тикшергәндә кимчелекләр бер Мөслим районында гына ачыкланмаган. Казанның “Түбән Елга аръягы”, “Локомотив” һәм ”Тирән күл” комлыкларында да санитар-химик күрсәткечләр буенча суда гигиена нормативларының үтәлмәве ачыкланган. Шулай ук ял итү өчен киңәш ителмәгән комлыклар исемлегендә Минзәлә, Лаеш һәм Мамадыш комлыклары да бар. 
Су объектында күмәкләп ял итү өчен эшләтелгән комлыкта – Мөслимнең Ык елгасы пляжында чираттагы тикшерүләр тискәре нәтиҗә бирмәсә, кабаттан рәхәтләнеп су коенырга булачак. 
Су коену теләге кимемәсә, бассейннарга йөрергә була. Мөслимдә бүгенге көндә ике бассейн эшли. Ә каядыр ял итәргә барганда, юлда очраган сулыкларда коену ул – санкцияләнмәгән урында коену дип атала. Мондый сулыкларда сыйфатның контрольгә алынмавын һәм коткаручыларның да булмавын онытмагыз! Сулыклардагы гидротехник корылмалар кеше сәламәтлеге өчен аеруча зур куркыныч тудыра.
Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев