Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Хуҗалыклар язгы чәчүгә әзерләнә

Мөслим районы хуҗалыкларында орлыклар язгы чәчүгә әзерме?

Авыл хуҗалыгы вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә төп сорауларның берсе шул булды.
Язгы кыр эшләренә керешү вакыты якынлаша, машина-трактор паркларында, ындыр табакларында әзерлек эшләре көннән-көн арта.
Үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр сыйфатлы орлык кына мул уңыш бирүен яхшы белә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев:

– Язгы бөртекле культураларның орлык фондын яңарту максатыннан район хуҗалыклары югары репродукцияле орлык сатып ала башлады. Барлыгы 1200 тоннна шундый чәчүлек материал әзерләнәчәк, - ди. Чыгышында техника куркынычсызлыгы мәсьәләләренә дә кагылды, шулай ук авыл хуҗалыгына кагылышлы законнарның үтәлешенә дә аерым тукталды. Әлеге кануннар пестицид һәм агрохимикатлар куллану, терлекчелек калдыкларын органик ашлама итеп файдалану өлкәләренә кагыла

«Россельхозцентр» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим районы бүлеге башлыгы Мизхәт Нәбиев хуҗалык җитәкчеләренә киңәшләрен бирде. Киңәшмәгә җыелганнар  Мизхәт Нәбиевнең күрсәтмә материал буларак алып килгән материаллары белән кызыксындылар.

Чәчү эшләре башланганчы, хуҗалыкларда барлык  техника дәүләт техник каравы үтәргә тиеш. ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Рәшит Кирамов узган ел районда теркәүгә куелган техникаларның гомуми саны кимүен билгеләп үтте.

Район башлыгы Альберт Хуҗин киңәшмәне йомгаклап игенчеләргә уңышлы ел теләде

Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев