Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Укытучыдан да абруйлы һөнәр юк

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар өлеше Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узды.

Кунакларны -  район башлыгы Альберт Хуҗинны, конференциядә катнашучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лилия Сәхбиеваны һәм башкаларны активистлар сәламләде. Чара быел мәктәпләрдә гамәлгә керәчәк атрибуттан – илебез һәм республика байракларын күтәрүдән, гимннар башкарудан башланды.

Август киңәшмәсе “Цифрлаштыру һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын арттыру” темасы астында үтте. Гадәттәгечә, лаеклы ялга китүче педагоглар хөрмәтләнде, яшь белгечләр тәкъдим ителде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаның доклады тыңланды. Яр Чаллы педагогия университеты методисты Елена Гыймазова һәм Мөслим укытучылары чыгыш  ясады. Министрлык вәкиле яңа уку елында булачак яңалыкларга тукталды.

 Соңыннан бертөркем хезмәткәрләргә республика һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырылды.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев