Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Тарихта без эзлебез» бәйгесенең зона туры узды

Мәдәният йортында “Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона туры үткәрелде.

З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында зур чара үтте. Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән “Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона туры уздырылды. Сигез районнан килгән гаиләләр күргәзмә оештырып милли ризыклар, нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләр, өчәр йөз еллык нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә һәр гаилә визит карточкасы белән чыгыш ясады. Анда сиксән яшьлек әби дә, өч яшьлек бала да биеде. Мәртәбәле жюри җиңүчеләр дип Ютазы районыннан Абдурахмановларны тапты. Мөслим районыннан Шакировлар гаиләсе икенче урынга лаек булды, өченче урынга Лениногорск вәкилләре калды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Рәмилә Сәләмова ​​ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев