Тәҗрибә уртаклаштылар
Төп хәбәр

Тәҗрибә уртаклаштылар

Казахстан аграрийлары тәҗрибә уртаклашу максатыннан «Август-Мөслим» агрофирмасында булдылар.

 - "Август-Мөслим" кырларында кулланыла торган авыл хуҗалыгы техникасы һәм аны эксплуатацияләү үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Big-box технологиясе буенча төзелгән "Үрәзмәт" роботлаштырылган сөт-товарлыклы комплексында булдылар. Кунаклар  сөтне татып карагач, продукциянең югары сыйфатлы булуына ышандылар.

 Мөслим районына Казахстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән торган тагын берничә делегация  килергә әзерләнә, - диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев