Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сәламәтлек саклау министры Мөслимдә

Районга эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Мөслимгә эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Аның катнашында ремонттан соң җиһазландырылган КТ – компьютер томография кабинеты рәсми төстә ачылды. Министр район хастаханәсе һәм поликлиника эшчәнлеге белән дә танышты.
“Мондый кабинетның Мөслим хастаханәсендә булуы – үзе бер сөенеч. “Сәламәтлек саклау” илкүләм милли проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында сатып алынган җиһаз халыкка озак еллар хезмәт итсен иде!” – диде ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин .
Томограф урнашкан бүлмәдә кирәкле таләпләргә туры китереп капиталь ремонт ясалган. Кабинетны төзекләндерүдә “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысов һәм “Август-агро” идарәче компаниясе җитәкчесе Айдар Гәләветдинов зур финанс ярдәме күрсәткән.
Очрашуның рәсми өлеше район хакимиятенең актлар залында дәвам итте. Министр медицина хезмәткәрләре белән очрашып сөйләште, булган мәсьәләрне уртага салып киңәшләште. Чара ахырында бертөркем медицина хезмәткәрләренә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев