Россиякүләм фестиваль
25 март көнне Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында балалар һәм яшүсмерләрнең "МедиаПокорение" исемле массакүләм информация чараларының 7нче россиякүләм фестивале узган. Катнашучылар заманча яздыру һәм фотога төшерү җайланмалары күргәзмәсе белән танышканнар. Үзәк китапханә һәм яшь журналистлар клубы вәкилләре комнан төрле картиналар ясау ысулларын тәкъдим иткәннәр. Фестиваль кунаклары төрле юнәлешләрдә мастер-классларда...
25 март көнне Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында балалар һәм яшүсмерләрнең "МедиаПокорение" исемле массакүләм информация чараларының 7нче россиякүләм фестивале узган. Катнашучылар заманча яздыру һәм фотога төшерү җайланмалары күргәзмәсе белән танышканнар. Үзәк китапханә һәм яшь журналистлар клубы вәкилләре комнан төрле картиналар ясау ысулларын тәкъдим иткәннәр. Фестиваль кунаклары төрле юнәлешләрдә мастер-классларда катнашканнар, үзләре өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар туплаганнар. Чарада катнашырга Россия, хәтта Европа илләреннән 190 нан артык эш тәкъдим ителгән. Ябылу тантанасында төрле номинацияләрдә, төрле яшь төркемнәрендә, русча һәм татарча язучылар арасында җиңүчеләрне бүләкләү оештырылган. "Сәламәт тормыш рәвеше турында иң яхшы язма" номинациясендә Беренче дәрәҗә дипломга һәм истәлек бүләгенә Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Айгөл Заһидуллина лаек булган. Айгөлнең укытучысы Фәрит Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев