Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Райондашларны каршы алдылар (фоторепортаж)

Бүген район мәдәният йорты каршындагы мәйданда истәлекле дә, шул ук вакытта дулкынландыргыч та вакыйга узды.

Бүген район мәдәният йорты каршындагы мәйданда истәлекле дә, шул ук вакытта дулкынландыргыч та вакыйга узды. Унберенче тапкыр махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм илтеп кайтучы егетләребезне каршы алдык.

Алар: Рүзәл Миһаҗев, Рушат Рөстәмов һәм Ленар Галяевләр. Райондашларыбыз хәрби зонадагы мөслимлеләргә җибәрелгән кирәк-яракларны тапшырдылар, шулай ук госпитальдә тернәкләнү узучылар янында булдылар.

Күрше-тирә районнардан адреслап җибәрелгән күчтәнәчләрне дә татарстанлыларга тапшырдылар. Батыр йөрәкле егетләребезне муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, оешма-предприятие җитәкчеләре, “Яшь армиячеләр” каршы алды.

Район башлыгы тирән рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде. Рүзәл Минһаҗев ярдәмне җыюда катнашкан барлык райондашларга рәхмәт әйтеп, һәрвакыт бердәм булырга чакырды. “Безнең егетләребезгә безнең ярдәм бик кирәк!” – диде ул.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев