"Һәр җитәкче үз өлкәсендәге эшнең ничек оештырылуы, һәм аның нәтиҗәле булуы өчен җаваплылык тоярга тиеш” Рамил Муллин, Мөслим районы башлыгы
Киңәшмәдә район башлыгы Рамиль Муллин, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, катнашты. Район башлыгы җитәкчелегендә барган әлеге киңәшмәдә бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләре каралды. Җирлегебез көннән - көн төзекләнә, матурая. Төзекләндерү эшләренең бер өлеше үзара салым акчасы хисабына башкарыла. Район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов үзара салым акчасының ничек җыелуы...
Киңәшмәдә район башлыгы Рамиль Муллин, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, катнашты. Район башлыгы җитәкчелегендә барган әлеге киңәшмәдә бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләре каралды.
Җирлегебез көннән - көн төзекләнә, матурая. Төзекләндерү эшләренең бер өлеше үзара салым акчасы хисабына башкарыла. Район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов үзара салым акчасының ничек җыелуы һәм формаль булмаган хезмәт базарын адаптацияләү, керемнәрне легализацияләү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү турында сөйләде.
Мөслим районында авыл халкына фельдшер - акушерлык медицина ярдәме күрсәтүдә үзгәрешләр бар. Сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе Рамиль Морзаханов шулар хакында аңлатма бирде.
Урып - җыю кампаниясе башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин урып - җыю чорында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртте.
Киңәшмәдә Сарман аграр көллияте Мөслим филиалында 2016-2017 уку елында студентлар белән тәэмин ителеше, гаризалар кабул итү турында да сүз булды.
"Киңәшмәдә каралган һәр мәсьәлә аерым игътибарны таләп итә. Шуңа күрә дә, һәр җитәкче үз өлкәсендәге эшнең ничек оештырылуы, һәм аның нәтиҗәле булуы өчен җаваплылык тоярга тиеш", - дип тәмамлады киңәшмәне район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев