Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Өлкәннәр хөрмәтләнде

Район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бик матур чаралар узды.

Район ветераннар советы оештырган «Икмәк - табын күрке» дип исемләнгән районкүләм бәйгегә йомгак ясалды. 50 дән артык конкурсант үз куллары белән пешерелгән ипиләрен тәкъдим итте. Конкурс кысаларында зур күргәзмә оештырылды. Табыннар сый-хөрмәттән сыгылып торды. Борынгы рецептларны саклап пешерелгән күмәчләрнең дә биредә урын алуы үзе зур куаныч иде. Бәйгедә катнашучыларның барысына да район башлыгының рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чара өлкәннәребез өчен концерт программасы белән дәвам итте. Альберт Хуҗин кунакларыбызны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев