Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«PRO-родитель» региональ проекты киңәшмәсе узды

Инвалидлар декадасы кысаларында ата-аналар берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган «PRO-родитель» региональ проекты киңәшмәсе узды.

Инвалидлар декадасы кысаларында ата-аналар берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган "PRO-родитель" региональ проекты киңәшмәсе узды. 
 Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Хуҗин, "Әтиләр берлеге" ТР Иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Әмир Мамин, Мөслим муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, әти-әниләр катнашты. 
Киңәшмә барышында "PRO-родитель" региональ проекты һәм "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге, ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары турында чыгышлар ясалды. 
Көн кадагында булган мәсьәләләр буенча белгечләр ата-аналар белән 4 мәйданчыкта эш алып барды. Сәләмәтлекләре чикләнгән, тәртип ягыннан игътибар таләп иткән балалар, чит балаларны тәрбиягә алган гаиләләр турында әңгәмәләр үтте. 
Үзәк шифаханәдә табиблар балаларда башлангыч чорында авыруны ачыклау максаты белән сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызны кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама