Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Иң кирәкле һөнәр

22 декабрь – Энергетиклар көне.

Мөслим районында электр энергиясе беренче мәртәбә 1913 елда кулланыла. Крәш.Шуран авылы бае Николай Катанов Ык елгасында тегермән ясый. Генератор да кайтарта. 1913 елда байның өендә электр уты кабына, генератор алты ай чамасы эшли. Кыска ялганыш аркасында генераторда ут чыга. Соңыннан тегермәнне кабат торгызалар, генератор яңартылмый.

– Безнең оешманың тарихы бик кызыклы. Утызынчы елларда колхозлар оеша, МТСлар төзелә. Мөслим, Иске Карамалы МТСларында дизель генераторлары эшли. Кайбер авылларда да электр энергиясе – “Ильич утлары” яна башлый. Әйтик, Октябрь авылында Рәхмәтулла исемендәге колхоз җитәкчесе Сәетгали Мөхетдинов оештыра бу эшне. Генераторның берсе мәктәп ишегалдында була. Анысы колхозга кергән авыл халкына хезмәт итә. Икенчесе, хәзер су башнясы торган урында булып, нигездә ашлык суктыру өчен кулланыла. Кызганычка каршы, анысы ындыр табагында янгын чыгу аркасында сафтан чыга. Сугыш башлангач, ул туктатыла, – ди “Мөслим электр челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәев. – Безнең хезмәт күзгә ташлана торган түгел, ләкин безнең системада әз генә өзеклек булса да, ул шунда ук күзгә ташлана. Телевизорлар, суыткычлар, микродулкынлы мичләр, кер юу машиналары һәм башка көнкүреш техникасының эшләве дә безнең хезмәткә бәйле.
Мөслим электр челтәрләрендә Кәрим Сәлимгәрәев кул астында 44 кеше хезмәт куя. Оешманың оператив группасы Әлмәт шәһәренә буйсына. Электр станциясенең ике ремонт участогы бар. Мөслимдә бер мастер һәм алты электромонтер эшли, Үрәзмәт участогында бер мастер һәм дүрт электромонтер хезмәт куя. Участоклар электр челтәрләренең төзек эшләвен тәэмин итә һәм ремонт эшләрендә катнаша.

– Районны ут белән өзлексез тәэмин итү – район электр станциясе карамагында. Узган елдагы кебек, быел да ремонт эшләре байтак булды. Өч трансформатор подстанциясендә 1,73 млн сумлык ремонт башкарылды. Яңа абонентлар өчен 4 километрга якын озынлыкта яңа линия булдырылды. 1,32 км арада һава линияләренә реконструкция үткәрдек, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.
Яңа объектлар – “Россельхозбанк” бинасы, Банк урамында Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы төзегән күпфатирлы йорт, “Агромастер” җитештерү компаниясенең яңа цехы, “Август” агрофирмасының су сибү җайланмасы төзелгән участокларны электр энергиясе белән тәэмин итүдән тыш, Иске Сәет – Үрәзмәт юлы киселешен яктырту, Иске Сәет авылында фельдшер-акушерлык пункты өчен линия төзү, Ташлыяр чишмәсендә су җыю корылмасын электр энергиясе белән тәэмин итү линиясе төзелеше дә “Мөслим электр челтәрләре” җәмгыяте көче белән башкарылды.
Тәүлек дәвамында халык хуҗалыгының иң мөһим тармагында кизү торучы энергетикларның һәрберсе мактауга лаек. Ут сүнгәндә, тиз арада килеп проблеманы чишүче, зур төгәллек белән үзләренә йөкләнгән эшне башкаручы Рәдиф Мусин, Марс Хафизовларны җитәкчелек аерым билгеләп үтте. Лаеклы ялдагы Фирдәвес Гилаев “Сетевая компания” җәмгыятенең күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Абонентлар саны елдан ел арта. Бүгенге көндә 8057 физик затка 8347 счетчик урнаштырылган. Шуларның 1738е – заманча, “акыллы” счетчиклар. Мондый счетчиклар быел барлыгы 440 данә урнаштырылган. 349 юридик затта исә 1195 счетчик исәпләнә.
Ут беткән очракта яисә көтелмәгән хәл, линияләрдә авария килеп чыкканда абонентлар 8-800-2000-878 яисә 2-46-01 телефоны буенча бердәм диспетчер хезмәте белән элемтәгә керә ала.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев