Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр спортка тартыла

Бу көннәрдә Казан шәһәрендә су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты бара. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган әлеге спорт вакыйгасы 24 июльдә башланып, 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Чемпионатны ачу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республикабыз башкаласы - бүген чын мәгънәсендә Россиянең спорт үзәге. Профессионал һәм гади спорт сөючеләр өчен булдырылган иң яхшы корылмалары булган Татарстанга дөньякүләм масштабка ия булган спорт чараларын уздыруны ышанып тапшыралар. Шәһәрләрдә генә түгел, бүген республиканың һәр муниципаль берәмлегендә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә.

Мөслим районы да шундыйлар рәтендә. Соңгы елларда спорт корылмаларының бермә-бер артуы аеруча сөендерә. 2013-2014 елларда Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелсә, бу вакыт аралыгында Мөслимдә 11 спорт корылмасы сафка басты.

Күпфатирлы йортлар ишегалдында булдырылган уен мәйданчыклары спорт сөюче райондашларыбыз, бигрәк тә балалар өчен зур яңалык булды. "ТРның торак пунктларында спорт корылмаларын булдыру" республика программасы кысаларында шундый мәйданчыклар район үзәгенең Кооператив, Пушкин, Авзалов һәм Вахитов урамнарында ясалды. Пушкин урамындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр исә, районда барган ишегалды спартакиадасында җиңү яулау бәрабәренә спорт корылмасына лаек булды. Мөслим лицее территорияләрендә урын алган спорт корылмалары мәктәп укучыларына гына түгел, теләгән һәркем өчен физик мөмкинлекләрен ныгыту һәм төрле күнекмәләр уздыру урынына әйләнде. Мини футбол һәм волейбол белән шөгыльләнү мәйданчыклары шулай ук дәүләт программасы нигезендә ясалды. Алар ясалма газон, һәр спорт төренә хас булган махсус җиһазлар, яктырткычлар белән тәэмин ителде.

Район үзәгендә урнашкан "Яшьлек" споркомплексының төзеклеге дә игътибардан читтә калмый. Алдагы елларда гына спорт комплексында 10 млн сумлык ясалма газон, җылытылучы вагонкалар белән ике хоккей тартмасы ясалды. Футбол, хоккей, волейбол түгәрәкләренә йөрүче егет-кызлар әлеге корылмалардан тулы көченә файдалана, ди тренерлар. Узган уку елында Күбәк урта мәктәбендә дә хоккей тартмасы булдырылды. Күбәклеләр әлеге зур бүләкне халык социаль проектлары конкурсында катнашып отты. 2014 елда район мәдәният йорты белән беррәттән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе капиталь ремонт кичерде.

Мөслим гимназиясе базасында эшләүче "Нептун" йөзү бассейны төзелгәнгә инде ун елга якын вакыт узды. Бүген бассейн районның спорт тормышында шактый урынны били. Район оешма-предприятиеләре арасында узучы спартакиада, мөселман яшьләре катнашындагы спорт чаралары, күрше-тирә район йөзүчеләре катнашындагы ярышлар булсынмы - аларның һәркайсы бассейнда уза. "Нептун" да гади халык та яратып йөзә.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр бит. Спортка гашыйк яшьләр барда киләчәкнең сәламәт булачагына да шик юк. Билгеле, булдырылган спорт корылмалары халык тарафыннан отышлы кулланылмаса, алдагы елда бу юнәлештә эшне дәвам итү планлаштырылмас иде. Мөслимлеләр көннән-көн ныграк спортка тартыла. Бу көннәрдә Мөслим урта мәктәбе территориясендә тагын ике спорт мәйданчыгы төзелеп бетеп килә. Алар мини футбол һәм волейбол уеннары өчен җиһазландырылачак.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X